Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 55 яңа очрагы ачыкланган

Иллеләп кеше, саклык чараларын үтәмичә, республика чикләрендә инфекцияне йоктыручылар белән элемтәгә кергән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, биш кеше республика территориясендә йоктырган, ә калган 50 кеше, саклык чараларын үтәмичә, инфекцияне йоктырган, шул исәптән битлек киеп йөрмәгән яки социаль дистанцияне үтәмәгән.

Республика буенча авыручыларның гомуми саныннан соңгы 24 сәгать эчендә 10 кешене медицина учреждениесенә озатырга дигән карар кабул ителгән.

Авыруның географиясе буенча республиканың 13 районы антирейтингка кергән. Казан чираттагы мәртәбә алда бара, анда - 36 авыручы, дүртесе Яшел Үзән районында теркәлгән, өчесе - Лаешта, икешәр очрак - Кама Тамагы һәм Буа районнарында, шулай ук Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында – берәр авыручы.
Яңа пациентларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр.

11 ноябрьгә Татарстанда 8985 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган чорда барлыгы - 7933 кеше, шул исәптән 63 е узган тәүлектә терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев