Барлык зарарланучылар контактта булган.
Читтән кертелгән очраклар табылмады, дип хәбәр итте ТР коронавирус белән көрәш буенча оперштаб.
Госпитальгә 17 кеше җибәрелгән, 13 кеше өйләрендә дәвалана.
Яңа авыруларның географиясе түбәндәгечә: Казан - 18 кеше; Яр Чаллы – 6; Әлмәт районы – 1; Яшел Үзән районы – 1; Минзәлә районы – 2; Түбән Кама – 1; Спас районы – 1 кеше.
Хәзерге вакытта Татарстанда 21 784 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Бу вакыт эчендә 18 941 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 149-ы узган тәүлектә.
Барлыгы 415 386 кеше вакциналаштырылган, 292 587 кеше икенче прививка алган. Республика буенча бер атна эчендә 37 068 кешегә прививка ясалган.
Нет комментариев