Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлегенә тагын 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

ТРда пандемия башланганнан бирле COVID-19 белән инфекцияләнүенең 14 273 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән инфекцияләнүнең 90 яңа очрагы ачыкланган. ТР Оперштабы хәбәр иткәнчә, ике очрак читтән кергән.

23 кеше медицина учреждениеләренә госпитализацияләүгә мохтаҗ. Ә 67се исә өйдә авыруның җиңел формасы белән дәвалану уза.

Авыручылар арасында бер балигъ булмаган зат бар. Зарарланганнарның төп яше 18 дән 90 яшькә кадәр үзгәреп тора.

Казан бер тәүлектә йоктыру буенча шәһәрләр һәм районнар арасында лидер булып тора. Монда тәүлеккә 52 кешедә коронавирус ачыкланган. Яр Чаллыда - 9, безнең Яшел Үзән районында - бишәү, Түбән Кама районында - 4, Бөгелмә һәм Алексеевск районнарында – 3әр, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Норлат, Питрәч, Саба, Чистай һәм Ютазы районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

ТР да пандемия башланганнан бирле 14 273 СОVID-19 очрагы ачыкланган. Бөтен вакыт эчендә 11 041 кеше терелде, шул исәптән 18 - соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X