Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлегенә 26 яңа Covid-19 очрагы ачыкланды

Пандемия башланганнан бирле республикада таҗлы инфекция белән зарарлануның 6 мең 644 очрагы ачыкланган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруының 26 очрагы теркәлде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада 26 кеше коронавирус инфекциясе белән чирләде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы 6 644 очрак ачыкланды», - дип хәбәр итте спикер.


1. Казан - 12
2. Яр Чаллы - 1
3. Әлмәт - 1
4. Арча - 1
5. Балтач - 1
6. Биектау - 2
7. Яшел Үзән - 1
8. Кукмара - 1
9. Түбән Кама - 1
10. Питрәч - 3
11. Ютазы районы - 2

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан республиканың 5 мең 489 кешесе дәваланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев