Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда татар шагыйре Хәсән Туфан тормышы турында спектакль куячаклар

Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның туган көненә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә аның тормыш һәм иҗат юлы турында спектакль премьерасы әзерләнә.

Арт-резиденциянең театр киңлегендә яңа куелышы татар шагыйренең бөтен тормыш юлын колачлар дип көтелә, ә тарих үзе татар иҗатчысының үз ватанына, халкына, каләмдәшләренә, балаларына, ә иң мөһиме — хатыны Луиза Сәлиәскәровага карата гомуми мәхәббәт призмасы аша сөйләнәчәк.

«Бу ихлас һәм чиста мәхәббәт иде. Хәсән Туфан ирегеннән мәхрүм итү урынында булганда, хатыны репрессия авырлыкларын үз җилкәсенә ала һәм ирен начар яңалыклар белән борчымый. Ул эшеннән колак каккан, кечкенә улы Идегәй авырудан үлә, ә инде нормаль торактан мәхрүм ителгән Луиза, үз иренә провизия белән посылканы тапшыру мөмкинлеге булсын өчен, канын тапшыра. Луиза ире Казанга әйләнеп кайтуга караганда дөньядан иртәрәк киткән. Хәсән Туфан сөеклесенә бүләк ителгән ридикюльне ачып җибәргәч, аннан кан бирү, коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артуы турында квитанцияләр таба. Туфанда шагыйрь-лирика иҗатының яңа чиге ачыла",-дип сөйләде арт-резиденциянең әдәби бүлек мөдире Елена Крайнова.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов арт-резиденция өчен куелышта татар шагыйренең тормыш фактларын төгәл итеп тапшыру, шул ук вакытта аның иҗат чикләрен ачып бирү мөһим, дип билгеләп үтте.

"Арт-резиденциянең театр кластеры үсеп килүче буынга бөек талантларның белемнәрен тапшыру өчен нигез булып торуын теләр идем. Яшьләрнең заман белән сыналган язучыларның иҗаты белән танышу мөмкинлеге булуы мөһим. Спектакль "Созвездие-Йолдызлык"ның татар мәдәнияте хәзинәсенә керткән өлеше булыр дип өметләнәм", — диде Дмитрий Туманов.

Спектакль Музыкаль драма спектакле булыр дип көтелә. Ул 9 декабрьдә дөнья күрер дип планлаштырыла. Премьера татар телендә узачак. Соңрак рус телендәге версия дә булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев