Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 48 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Шул ук вакытта 85 кеше сәламәтләнгән.

Төбәк оперштабы хәбәр иткәнчә, җомга көнне, 19 мартта, ТР да тагын 48 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Авыру йоктыручылар арасында пенсионерлар да бар.

Статистика күрсәткәнчә, авырулар белән чагыштырганда, сәламәтләнүчеләр күбрәк — 85 кеше.

Диагноз Казанның 15 кешесендә, Чаллының 13 кешесендә, Баулы районының 6 кешесендә расланган. Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында ике очрак теркәлгән.

Шуңа бәйле рәвештә пандемия вакытында авыручыларның гомуми саны да арта. Хәзер республикада мондый очраклар 18 927. Барлыгы 15 712 кеше сәламәтләнде. Ә менә 392 татарстанлы, кызганычка каршы, вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев