Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус белән авырый

Республикада пандемия вакытында инфекциялеләрнең гомуми саны 19 698не тәшкил итә.

Соңгы 24 сәгать эчендә Татарстанда 33 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасында COVID-19 авыручыларның гомуми саны 19 698гә җиткән. Тәүлек эчендә 73 кеше савыккан. Татарстанда пандемия чорында 428 кеше үлгән, 16 786 кеше дәваланган.

Иң күп санны Яр Чаллыда теркәгәннәр, анда авыру йоктыручыларның тәүлеклек саны 11гә җиткән. Зарарлану очракларының 10 очрагы - Казанда. Азнакай, Актаныш, Баулы, Яшел Үзән районнарында икешәр инфекцияле кеше теркәлгән.

Бөгелмә, Нурлат, Спас, Тукай районнарында берәр кеше чирли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев