Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 253 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 253 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Өч кеше республикадан читтә йоктырган, калган очракларда элемтәдә булганнар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

“79 кеше хастаханәгә салынган, 174е өйдә дәвалана", – диелә хәбәрдә.

Казанда - 82, Яр Чаллыда – 26 кеше авырый. Районнар арасында иң күп авыручылар Яшел Үзән (14), Кукмара (12), Биектау (11), Буа (10) һәм Чүпрәле (9) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 37,3 мең Covid-очрак ачыкланган. 30,9 мең кеше сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев