Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда су коену сезоны бер атнадан башлана

"Һава торышы әлегә безне җылылык белән сөендерми 30 майга кадәр һава торышының уртача температурасы климат нормасыннан 5 градуска түбәнрәк булуы ихтимал.

Ә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының июнь аена фаразлары уртача айлык температура нормаль булачак, ди. Җәй шулай да безгә әйләнеп кайтыр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Республикада коену сезоны әле ачылмаса да, коену вакытында һәлак булуның бер очрагы бар, дип ассызыклады Венедиктов. Республиканың Буа районында 1 май көнне Зөяне йөзәргә карар кылган ир-ат батып үлгән. Аның гәүдәсен 19 майда гына тапканнар.

"Хәзер уртача су температурасы 9-10 градус тәшкил итә. Гомумән алганда, мондый температура коену өчен кулай түгел. Су температурасы 19 градустан да ким булмаска тиеш, ә һава температурасы 20-25 градустан да ким булмаска тиеш», – дип өстәде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X