Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Сovid-очракның тәүлеклек үсеш буенча чираттагы антирекорды билгеләнде

Кичә, 24 октябрьдә, Татарстанда тагын 155 кеше инфекция белән башлады. Аларның җидесе инфекцияне республикадан читтә йоктырган, калганнары контактлы.

"45 кеше хастаханәгә озатылган, 110ы өйдә дәвалану ала", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


Казанда иң күп очрак теркәлгән - 95 кеше. 26 кеше Яр Чаллыда, бишәү Яшел Үзән районында ачыкланган. Әлмәт һәм Лениногорск районнарында - дүртәр, өч - Зәйдә, икешәр - Әгерҗе, Актаныш, Арча, Алабуга, Түбән Кама районнарында теркәлде. Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр кеше авырый башлады.

Пандемия башланганнан бирле республикада 29,5 мең коронавирус очрагы теркәлгән, 24,6 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 48, сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X