Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның 22 очрагын ачыкладылар

Бүген Яшел Үзән районында яңа авыручылар юк.

Республика оперштабы хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Ачыкланган очракларның берсе читтән килгән, калганнары - контактлы. Узган тәүлектә республиканың дәвалау учреждениеләренә алты татарстанлы озатылды, авырулары җиңел формада булу сәбәпле, тагын 16 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында бишәү - өлкән яшьтәге, 17 - урта яшьтәге кешеләр. 14 кеше Казанда, биш кеше Нурлат районында, берәр кеше Кама Тамагы, Лаеш һәм Спас районнарында авырый башлаган.

Шулай итеп, бүген республикада 6740 СОVID-19 очрак. Бөтен чорда 5563 кеше савыккан, шул исәптән, 16сы соңгы тәүлектә. 66 кеше вафат булган.

Моннан тыш, 9 сентябрьгә СОVID-19дан үлүнең 66 очрагы теркәлгән.

1954 елгы Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз, 12нче номерлы ГКБ базасындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган ике яклы пневмония белән китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системалары хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәле катлауланган. Вирус булуы исбатланган. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.

1934 елгы ир-ат РКИБга ике яклы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Хроник авыруларның кискенләшүе нәтиҗәсендә хәленең начарлануы күзәтелә. коронавирус инфекциясе булуы лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев