Мәдәният объектларын камилләштерү нәтиҗәсендә, татарстанлыларда аларда үткәрелүче чаралар белән кызыксыну артты.
2020 елда сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджеттан 250,5 млн сум акча бүленгән. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы яза.
«Моңа кадәр республикада сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга 150 млн сум акча бирелгән иде. РФ Президенты юлламасы кысаларында, безгә сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджет бирелә - бу 2020 ел лимиты», - дип сөйләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Министр хәбәр иткәнчә, милли мәдәният проекты Татарстанга "яңа уникаль мөмкинлекләр" ача. Аңа өч федераль проект керә - "Мәдәни мохит", "Иҗади кешеләр" һәм "Цифрлы мәдәният". Мәдәният объектларын камилләштерү нәтиҗәсендә республика халкының мәдәни чараларга кызыксынуы артты.
2019 елда 28 миллионнан артык кеше республиканың мәдәният учреждениеләрендә булды.
Нет комментариев