Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда сайлаучыларның уңайлылыгы турында фикер алышачаклар

11 июньдә 12:00 сәгатьтә «Минем тавыш» форумы үз эшен башлап җибәрә. Утырышның темасы "Сайлаулар-2021: сайлаучының уңайлылыгы".

Федераль экспертлар татарстанлылар белән бергә 2021 елда сайлау процессына нинди яңалыклар кертеләчәге һәм сайлаучылар белән аралашуның ничек үзгәрәчәге турында фикер алышачак.

Озак вакытлар иң консервативлардан саналган сайлау системасы соңгы елларда җитди үзгәрде. Барысы да сайлау процедурасын сайлаучыга максималь уңайлы итү өчен юнәлдерелгән. Сайлаучылар участокларга барысы да килеп өлгерсен өчен тавыш бирү вакыты арта, шулай ук участокка килүченең сәламәтлеге турында кайгырталар, хәтта оныткан булса дип, ручкалар да бирәләр. Цифрлы трансформациягә зур игътибар бирелә. Сайлаучылар социаль челтәрләргә килә, сайлаучының уңайлыгына юнәлдерелгән цифрлы сервислар эшли башлый.

«Минем тавыш» форумы кысаларында экспертлар онлайн-коммуникацияләр һәм цифрлаштыру сайлау процессына ничек йогынты ясаячак һәм аның халык өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булачагы турында фикер алышачак.

Җанлы дискуссия Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Youtube сайтында трансляцияләнәчәк. https://youtu.be/EyC-oqYwarQ" тамашачыларның үз сорауларын турыдан-туры эфирда бирү мөмкинлеге булачак.

Форум экспертлары:

Александр Малькевич - РФ Иҗтимагый палатасының мәгълүмати җәмгыятьне, ММЧ һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Дистанцион Электрон тавыш бирүне иҗтимагый күзәтү буенча эшче төркем җитәкчесе, "Санкт-Петербург" телеканалы генераль директоры»;

Андрей Цепелев - «Диалог» компетенцияләр үсеше үзәге җитәкчесе;

Айрат Хәйруллин - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры;

Андрей Кондратьев - Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе;

Владимир Кутилов-интернет-технологлар ассоциациясенә нигез салучы, РАСО әгъзасы, «Волга " эксперт клубы модераторы»;

Камилла Хафизова - блогер.

Форумның модераторы - Морозов Олег Викторович, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.

«Минем тавышым» сайлаучылар форумы – сайлау процессында катнашучылар: сайлаучылар, сайлау комиссияләре әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм иҗтимагый фикер лидерлары өчен даими эшләүче дискуссия мәйданчыгы. Сессия вакытында чакырылган экспертлар республика халкы белән бергә электрон процессларны үстерү турында фикер алышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев