Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда респиратор инфекцияләренә каршы көрәш өчен 3,5 мең урын булдырылган

Covid-19 авырулары өчен 1,2 мең урын резервта һәм кирәк булганда ачылуга әзер.

Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш өчен 3,5 мең ятак җәелдерелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында кискен респиратор вируслы инфекцияләргә каршы көрәшү өчен хәзерге вакытта 3,5 мең койка җәелдерелгән», - диде спикер.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада 1,2 мең резерв койка әзерләнүе турында сөйләде, аларны коронавирус белән авырулар өчен кирәк булганда оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин.
Владимир Жаворонков, бу урыннар стационар фонды яки аның функционалы үзгәрү вакытында барлыкка килергә мөмкин, дип аңлатты.

«Бу 1,2 мең койкага әзер госпиталь түгел», - дип йомгаклады министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев