Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда предприятиеләрдә коронавирустан вакцинация башланды

Гыйнварда республика тагын 190 мең доза "Спутник V" алачак.

Татарстанның эре предприятиеләре хезмәткәрләрен эш урыннарында коронавирустан прививка ясый башладылар. Бу хакта журналистларга ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.


"Вакциация программасы буенча бездә бүген 68 вакцинация ноктасы билгеләнде, алар артачак, чөнки медицина учреждениеләреннән тыш, безнең сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларын җәлеп итәчәкбез. Мондый эш "Казаноргсинтез"да булачак. КАМАЗда эш башланган һәм дәвам иттереләчәк», - дип билгеләп үтте республика башлыгы.


Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, прививка ясаткан татарстанлылар мисалында вакцинаның куркынычсызлыгына инанган. Республика инде 13,4 мең доза препарат алган, шуларның 6 меңе инде сарыф ителгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу айда Татарстанга 190 мең доза «Спутник V» партиясе киләчәк.


"Вакциация хисабына куркынычсызлыкның шул күрсәткеченә ирешүебездә шигем юк", - диде Миңнеханов.


Татарстанда прививканы куркынычсыз итү өчен барысы да бар: дәүләт хезмәтләре порталында язылырга, чиратсыз вакцинациягә килергә була, дип аңлатты ТР Президенты.


«Көн саен бу мәсьәлә контрольдә тотыла», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев