Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Мин булдырам» талантлар тамашасында катнашучылар 100 мең сум алырга мөмкин

"Дүрт татар" КВН командасында катнашучы Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект башлап җибәрде.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «FLINT prod» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Тамашада сәхнәдә чыгыш ясарга һәм үзләренең уникаль сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә теләгән һәр балигъ булган граждан катнаша, шулай ук үз авылын, районын, туган шәһәрен данлый ала. Һәркем, үзе уйлавынча, нәрсәне иң шәп булдыра – шуны башкара. Төп критерий - барлык номерлар да татар телендә булырга тиеш.

Проектның номинацияләре: «Бию», «Вокал», «Оригиналь жанр» һәм «Фокус». Заявка кампаниясе 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен Min_buldiram@mail.ru электрон почтага гариза бирергә кирәк (хатның темасына «Хочу в шоу!» дип өстәргә), ФИО һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә. Катнашучылар заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча съемкага чакырылачак.

Катнашучылар иң талантлы башкаручы исемен алу өчен үзара көч сынашачак. Проектның төп җиңүчесе 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев