Татарстанда "Ак Барс" мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәгенең фәнни эшен Вячеслав Рожнов җитәкләячәк.
Татарстанда төзелә торган "Ак Барс" мәчеләрнеңнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәгендә фәнни эшләнмәләрне республика галимнәре генә түгел, ә экология һәм эволюция институты белгечләре дә алып барачак. Эшләнә торган проект турында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сөйләде.
"Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-тикшеренү үзәге булачак. Безнең КФУда бик көчле белгечләр бар. Академиклар килгәч, алар безнең университетта булган базага таң калдылар. Бүгенге көндә КФУда геномнарның мәгълүматлар банкы - Россия Федерациясендә бердәнбер банк төзелде. Җиһазлану дәрәҗәсе дә югары дәрәҗәдә", - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, үзәк белгечләре "чиста геном чыгарачак, бу бик мөһим". Эшнең фәнни өлешен Россия галим-териологы Вячеслав Рожнов җитәкчелегендә РФА А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты хезмәткәрләре җитәкләячәк.
"Барсларны кыргый тирәлектән алып кайтачакбыз. Тигез рельеф булдырабыз, һәр төр өчен аерым территория булачак: маныллар өчен - кечкенә, барслар өчен - зур территория. Бу мәчеләрнең уникаль төре. Кайнар һәм салкынны кем һәм ничек кичергәнен өйрәнәчәкбез, бу җитди эш булачак ", - дип билгеләде Шадриков.
ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эшләнмәләрдә шулай ук "Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге" федераль тикшеренү үзәге, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты белгечләре җәлеп ителәчәк. Проектны оештыру һәм административ яктан ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре озата барачак.
Нет комментариев