Юл һәлакәте нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган җиңел автомобиль шоферын һәм автобус пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Татарстанда М7 трассасында «Хендэ» автомобиле фураны узарга чыккан һәм «НефАЗ» автобусына килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә М7 трассасында – Йошкар-Ола – Яшел Үзән автомобиль юлының 97нче чакрымында «Хендэ» автомобиле шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, «КАМАЗ» машинасын узарга дип каршы як полосага чыккан һәм салонында 25 пассажир булган «НефАЗ» автобусы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 48 яшьлек йөртүчесе һәм автобус пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Авария булган урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Фото: inkazan.ru
Нет комментариев