Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда "Үлемсез полк" акциясен онлайн уздырырга планлаштыралар

Республикада Җиңү көне массакүләм чараларсыз узарга мөмкин.

"Үлемсез полк" халыкара иҗтимагый акциясе, Татарстанда куркынычсызлык максатларында, онлайн узарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, коронавирус инфекциясе таралуга каршы республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

"Үлемсез полк"ны интернетта онлайн-режимда уздыру варианты булырга мөмкин. Бу акциядә нинди параметрлар булачагын киләсе атнада әйтермен», - дип сөйләде Фазлыева.

Татарстан районнарында Җиңү көненә багышланган массакүләм чаралар, шулай ук, гамәлдән чыгарылачак. Әмма һәр район җитәкчелеге 9 майга һәйкәлләрне һәм монументларны тәртипкә китерергә, ә аннары аларга чәчәкләр салырга тиеш.

"9 май хәзерге вакытта парад яки халык җыю рәвешендә узачак чара буларак карамый. Без 9 майда без башкарырга тиешле беренче нәрсә - ТР районнарында һәйкәлләргә һәм мемориалларга, бик аз санда волонтерлар катнашында, чәчәкләр кую тантаналары", - дип билгеләде Фазлыева.

Татарстанда бәйрәм хөрмәтенә концертның ике сәгатьлек телевизион версиясен әзерлиләр, ул иртән һәм кич трансляцияләнәчәк һәм салют белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев