Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланды

Пациентларның хәле йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары белән катлауланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы расланды. Аларның берсе 75 яшьлек ир-ат, РКИБга хастаханәдән тыш ике яклы үпкә ялкынсынуы белән эләккән. Шулай ук, пациентның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди хроник авырулары булган. Коронавируслы инфекция булуы лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.

Икенче вафат булучы - 61 яшьлек Әлмәт кешесе. Аны COVID-19 нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике яклы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатканнар. Табиблар хәбәр иткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында татарстанлының хәле катлауланган. Вирус идентификацияләнгән, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.

Бүгенге көндә Татарстанда 24 яңа COVID-19 очрак теркәлгән, шуларның икесе генә читтән кергән, калганнары контактлы. 6 кеше госпитализацияләнгән, 18е өйдә дәвалана.

Казанда 9 яңа очрак, 3 - Нурлат районында, 2шәр - Яр Чаллыда һәм Биектау районнарында. Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Яшел Үзән районнарында - 1 очрак.

Республикада барлыгы 6718 коронавирус очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5547 кеше савыккан, шул исәптән, 15 кеше соңгы тәүлек эчендә.

Россия буенча 8 сентябрьгә 85 төбәктә 1 035 789 ковид очрагы ачыкланган. Бөтен чорда 17 993 үлем теркәлгән, 850 049 кеше сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев