Татарстанда коронавирустан "Спутник V" белән 1,1 мең кеше вакцинацияләнгән.
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан "Спутник V" белән 1,1 мең кеше вакцинацияләнгән.

Прививкаларның яртысыннан артыгын медиклар тәшкил итә.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V»  прививкасын 1,1 мең кеше ясаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

 

"Хәзерге вакытта вакцинацияләнүчеләр саны - 1100", - дип билгеләде спикер.

 

 Аларның 658е медицина хезмәткәрләре.

 

Исегезгә төшерәбез, 26 декабрьдә Татарстанга тагын өч мең доза вакцина килде. Барлыгы республика 5,9 мең доза препарат алды.


Нет комментариев