Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан үлүнең берьюлы биш очрагы расланган

Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат булды. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив бүлеге хәбәр итә.

Шулай итеп, COVID-19 корбаннары 1934 һәм 1949 елгы ике хатын-кыз һәм өч ир-ат - 1948, 1970 һәм 1982 елгылар. Вирус патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә идентификацияләнгән.

4 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда таҗлы инфекциядән үлүнең 352 очрагы теркәлгән. Республикада пандемия башланганнан бирле 18 184 кеше коронавирус йоктырган. Барлыгы 14 842 пациент савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев