Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән
Яшәеш

Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән

Республикада коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Узган тәүлектә Covid-19дан 1939 елда туган ир-ат һәм 1938 елда туган хатын-кыз вафат булган. Үлем сәбәпләрен патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләделәр, вирус идентификацияләнгән.

Пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясеннән 642 кеше үлгән.


Нет комментариев