Татарстанда коронавирусның тагын 28 яңа очрагы теркәлгән
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның тагын 28 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 28 кеше авырган. 2 очрак читтән килгән, калганнары - контактлы.

5 кеше медицина учреждениеләрендә дәвалана, 23се - өйдә.
Әлмәт районында коронавирусның яңа очраклары ачыкланмаган. Берәр кеше - Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында, ике - Питрәч районында, 3әр - Апас, Яшел Үзән районнарында, 8е - Казанда, 9ы - Саба районында теркәлгән.
Барлык вакыт эчендә Covid-19 республикада 6591 кешедә расланды, 5443 кеше сәламәтләнде, аларның 50се соңгы тәүлектә.


Нет комментариев