Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның ачыкланган очраклары буенча антирекорд яңарды

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының максималь саны теркәлгән — пандемия башланганнан бирле - 348. Алар арасында дүртесе читтән кергән, калганнары - контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Кырык сигез кеше хастаханәгә урнаштырылды, 300 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.



Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 204 кеше йоктырган. Яр Чаллыда — 45, Яшел Үзән районында -13 очрак теркәлгән. Барлыгы инфекцияләнүчеләр 27 муниципалитетта ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 25 гыйнварына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 45 873 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 38 410 кешесе сәламәтләнгән, шуларның 108е узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 2 365 430 татарстанлы вакциналаштырылган, бер көн эчендә вакцинацияләнүчеләрнең саны 8031гә җиткән. Ике доза да 1 884 135 кеше прививка ясаткан. Республиканың 173 652 кешесе ревакцинация узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X