Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагын ачыклаганнар

Узган тәүлектә Татарстанда 104 яңа СОVID-19 йоктыру очрагы ачыкланган.

 Бу хакта РФ хөкүмәте каршындагы инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Пандемия башланганнан бирле авыруның гомуми саны 12 378гә җиткән. Барлыгы 10 553 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 24 соңгы тәүлектә. 174 авыру үлгән.

Республиканың оператив штабы мәгълүматлары буенча, 3 яңа очрак читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 22 кеше хастаханәгә озатыла, тагын 82 кеше авырулар агымының җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 59, Яр Чаллы - 13, Әлмәт районы - 7, Түбән Кама - 5, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында - 3әр очрак, Апас, Буа һәм Лениногорск районнарында - 2шәр очрак. Бер авыруны Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында ачыклаганнар.

Россиядә узган тәүлектә коронавирусның 28 776 яңа очрагы табылган. Үсеш буенча 85 төбәктә авыручы 2 906 503 кеше ачыкланган. Сәламәтләнүчеләр саны 2 319 520 кешегә җитте (плюс тәүлеккә 158), 51 912 пациент вафат булды (плюс тәүлеккә 561).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев