Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 47 очрагы ачыкланды
Яшәеш

Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 47 очрагы ачыкланды

17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, калганнары өйдә дәвалана.

Казанда тагын 22 кеше авыру йоктырды, җидесе — Яр Чаллыда. Актаныш, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында 1-3 очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 18 733 кеше коронавирус белән авырый. 15 354 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 11е узган тәүлектә. 375 кешенең әлеге зәхмәт авырудан гомере өзелде.


Нет комментариев