Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коронавирус очраклары буенча чираттагы антирекорд куелды

Соңгы тәүлек эчендә тагын 367 татарстанлы коронавирус белән авырды. Җиде кеше республикадан читтә йоктырган, калган очракларда элемтәдә булганнар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

“37 кеше хастаханәгә салынган, 330 кеше өйдә дәвалана", — диелә хәбәрдә.



Яңа зарарлану очракларының күбесе Казанга туры килә — биредә 213 очрак ачыкланган. Яр Чаллыда 34 кеше авырый, районнар арасында иң күп яңа чирләр Яшел Үзән (14), Чистай (13) һәм Тукай (11) районнарында теркәлгән.

Пандемия башыннан бирле коронавирус белән 46,2 меңнән артык кеше авырды, 38,5 меңе терелде.

Вакцинацияне 2 371 560 кеше узды, 1 884 142 кеше ике компонентны алды. Кабат вакцинацияне 176 732 кеше ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев