Татарстанда көн дәвамында пыскак яңгыр көтелә
Яшәеш

Татарстанда көн дәвамында пыскак яңгыр көтелә

Кичтән төшкән томан урыны белән иртән дә күз күремен киметергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Көн дәвамында урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Кичтән төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана – синоптиклар урыны белән иртәнге сәгать 10га кадәр күз күременең начараюуы турында кисәтә.

Көндезге һава температурасы Татарстанда – 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак дип хәбәр итә «Татар-информ».


Нет комментариев