Татарстанда көн буранлы булачак
Яшәеш

Татарстанда көн буранлы булачак

Көндезге температура -9 градуска кадәр җитә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 9 гыйнварда болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарында кар явачак. Урыны белән буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә. Юлларда бозлавык саклана.

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда – -4..-9 градус булачак дип хәбәр итә «Татар-информ».


погода синоптики обещают метель

Нет комментариев