Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

Инвалидлар декадасы алдыннан республика халкы телефон аша фикер алыша һәм үз талантлары турында сөйли алачак.


Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан, 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-21-25. Ул эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли, тәнәфес 12.00-13.00 сәгатьләрдә. Шулай ук, республика халкы ТР Хезмәт министрлыгына үз тәкъдимнәрен Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru электрон адресына да җибәрә ала», - диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы белгечләре, шулай ук, инвалид һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләренә чакырылган кунаклар булырга әзер торган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы кешеләр турында мәгълүмат көтә.

Мөрәҗәгатьләрдә инвалидлыгы булган кешенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, туган көнен, яшәү адресын, элемтә телефонын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев