Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

 Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә һәм шикәр комы арзанайды

Татарстанда 17-24 июнь көннәрендә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кайбер төрләренә, шулай ук шикәр комына бәяләр кимү теркәлгән.

Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә. Күрсәтелгән чорда иң күбе кәбестә арзанайды: аның бәясе берьюлы 15% ка төште - килосы 55 сумнан  47 сумга кадәр. Моннан тыш, яңа помидорның бәясе 7% ка кимегән - бер килограммы 120дән 112 сумга кадәр.

Шул ук вакыт эчендә бәрәңге 6% ка арзанайды һәм хәзер бер килограммы өчен 50-63 сум тора, ә шикәр комының бәясе 4% ка - 74 сумга кадәр кимеде. Бер килограмм алма һәм кыяр бәясе 2 процентка - 124 һәм 80 сумга кадәр кимегән.

Бананнар бәясе 3% ка кимегән - килограммы өчен 102 сумга кадәр, ә кишернең килограммы 2% ка кимрәк - 60 сум. Күрсәтелгән атнада туңдырылган балык барыннан да бигрәк кыйммәтләнде-бер килограммы өчен 1,3% ка, 220 сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев