Татарстанда эссе һәм дымлы һава урнашачак
Яшәеш

Татарстанда эссе һәм дымлы һава урнашачак

Көндез һава температурасы +27..+32 градус булыр дип көтелә.

Бүген Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Көндез һава температурасы +27..+32 градус булыр дип көтелә.

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә дә эссе һава торышы булыр дип фаразлый.  

Чыганак - «Татар-информ»


Нет комментариев