Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда эшчәнлекнең иң коррупцион өлкәләре аталды

Ришвәтләрдә еш кына торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм медицина учреждениеләре өлкәләрендә эшләүчеләр очрый.

Торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, медицина - нәкъ менә әлеге өлкәләр Татарстанда иң коррупциячел өлкәләр дип аталган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге башлыгы Дмитрий Козлов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда күп тапкырлар ришвәтләргә балалар бакчалары җитәкчеләре эләккән. Кагыйдә буларак, акча бәрабәренә алар баланы балалар бакчасына урнаштырырга вәгъдә иткәннәр.

"Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничек тә күрә алмый торган лазейкалар бар", - диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук ришвәтләргә университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X