Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда элекке имам 15 яшьлек кызны хатынлыкка алган

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу очрак өчен борчыла, чөнки ул ислам дине абруена зыян сала.

Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади авылында балигъ булмаган кыз 29 яшьлек Рәсүл Салиховның хатыны булып куя. 
Хокук саклау органнары моны җинаять дип саный, һәм хәзер ир-атка 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Аны "16 яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәткә керү " маддәсе буенча гаеплиләр. Әмма кыз үзе ир - ат белән якынлык кылу фактын кире какты. Берни дә юк, ди кыз. Бу вакыт эчендә яшьләр урамда очрашып йөреп, үсмернең балигъ булуын көтәләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр арасында дөньяви никах түгел, ә дини никах төзелгән. 
Татарстан руханилары бу вәзгыятьтән канәгать түгел. Биредә тигезсез никах фактын инкарь итмиләр, ләкин Рәсүл Салиховның никах укыткан вакытында имам булып эшләвен кире какканнар. Ул 2015 елда авыл мәчете имамы статусын алган, әмма 2017 елда аның белән таныклыкны озайтмыйлар. 
- Никах укыган вакытта, 2019 елның апрелендә шаһәдәтнамә (мөфтият тарафыннан дини эшчәнлек алып бару хокукы турында таныклык ) Расул Салиховка бирелмәде. Ул мәхәллә әгъзасы буларак авыл мәчете эшчәнлегендә катнашты. Анысы дөрес, - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин журналистларга биргән әңгәмәсендә. 
Аның сүзләренә караганда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу очрак өчен борчыла, чөнки ул ислам һәм мөселман өммәтенең абруена җәмәгатьчелек күз алдында зыян сала. 
kazanfirst чыганагыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X