Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Экояз-2020» акциясенә старт бирелде

1 апрельдә Татарстанда “Экояз-2020” зур экологик акциясе старт ала. Аны ТР Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин игълан итте.

Республикада яшәүчеләрнең барысы да торак пунктларының территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын җыештыру чаралары һәм акцияләре планы буенча фикер алышуга чакырыла. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында тематик дәресләр, күмәкләшеп җыештыру һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
2019 елда «Экояз»да 1 миллионнан артык татарстанлы катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да күп иде. Алар батареяләр җыю акциясендә һәм экология темасына рәсемнәр конкурсында катнаштылар. 
Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, «Экояз - 2019» кысаларында территорияләрне җыештыруда зур уңышларга ирешелде. Аерым алганда, 680 км яр буе зонасы чистартылды. 
-Быел безгә алдынгы төбәкләр өчлегенә эләгү өчен күбрәк эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Вәлиуллин. 
«Экояз» масштаблы республика акциясе «Экология» милли проекты кысаларында уздырыла, ул калдыкларны җыю, саклау һәм эшкәртү комплекслы системасын булдырырга, шулай ук чүплекләрне бетерергә һәм агып төшүче сулар күләмен киметергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев