Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында чүплекләрне рекультивацияләү эшләре төгәлләнде

Татарстан Республикасында «Чиста ил» региональ проекты кысаларында элек тискәре йогынты зыяны тигән җирләрне торгызу эшләре дәвам итә.

Бүгенге көнгә Минзәлә шәһәрендә 6,0 гектар мәйдандагы чүплекне рекультивацияләү тәмамланды.

Агымдагы елда шулай ук Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Прости¬ авылында урнашкан, мәйданы 15,1 га булган санкцияләнмәгән чүплек рекультивацияләнәчәк. Резина-техник эшләнмәләр өеме даими рәвештә янып тора һәм Түбән Кама шәһәренең атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый. Хәзерге вакытта объектта төгәлләү эшләре бара.

Әлеге объектларны бетерү нәтиҗәсендә республиканың 800 меңнән артык кешесе өчен экологик хәлнең сыйфаты яхшырачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Саба районы Шәмәрдән авылында әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче тупланган иң куркыныч объект юк ителде. Нефть белән пычранып бозылганнан соң торгызылган һәм рекультивацияләнгән җирләрнең гомуми мәйданы 1,4 гектар тәшкил итте, аның тирәсендә 5,9 мең кеше яши.

Киләсе елда Казан шәһәренең Мамадыш тракты буенча Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләрен башлау планлаштырыла. Әлеге 14,1 гектар мәйданлы полигон Казан шәһәренең атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый. 2020-2021 елларда Казан шәһәрендә Самосырово полигоны урнашкан зонада яшәүчеләрдән чүплек газларының начар исе турында берничә йөз мөрәҗәгать килгән.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасына әлеге чараны гамәлгә ашыруга 2022-2024 елларда 890,6 млн сум күләмендә федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында алдан килешү имзаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев