Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда дүрт боз кичүе киләсе атнада ябылачак

Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Яр Чаллы, Тукай, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында сигез кизү-коткару посты оештырыла.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе атнада Татарстанда дүрт боз кичүен ябарга җыеналар. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Ул бүген Татарстанда Алабуга, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында дүрт боз кичүе булуын билгеләп узды. Әлегә аларда боз калынлыгы 60 см булуын әйтте. “Әгәр боз кичүләрендә тигезсезлекләр, ярылган урыннар барлыкка килсә, хәрәкәт туктатылачак. Алар киләсе атнада ук ябылыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Юрий Венедиктов.

Ул боз кичүләре ябылгач, “Боза керү куркыныч” дигән кисәтү билгеләре куелачагын әйтте. “Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Яр Чаллы, Тукай, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында сигез кизү-коткару посты оештырыла. Алар сулыкларда ул-бу була калса, вакытында ярдәм күрсәтергә тиеш булачак”, - диде белгеч.

Юрий Венедиктов Иделдә – М7 автомобиль күпере һәм Яшел Үзәндә тимер юл күпере янында ике ерганак пәйда булганын хәбәр итте. Ерганаклар барлыкка килсә дә, халык елгада балык тотуын дәвам итүен билгеләп узды. Моңа бәйле рәвештә, ул күпләп балык тоту буенча 88 урынны контрольдә тоту бурычы куелуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск ледовая переправа