Республика территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.
Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр. Бу турыда Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Бүген кич һәм иртәгә тәүлек дәвамында Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, урыны белән көчле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.
Моннан тыш, секундына 15-20 метрга, ә урыны белән 24 метрга кадәр җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Нет комментариев