Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19дан балаларны вакциналаштыра башладылар

Кичә республикага балалар һәм үсмерләрнең яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү өчен билгеләнгән «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Барлыгы 2880 комплект «Спутник М» алынды. Вакцина ТР сырхауханәләре буенча бүленгән.

"М спутнигы” - өлкәннәр өчен “Спутник V” препаратының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, әмма балада инфекциягә каршы кирәкле сандагы препаратлар җитәрлек.

12-15 яшьлек балаларны вакцинацияләү әти-әниләрнең язма рөхсәте белән генә үткәреләчәк. 15 яшьтән өлкәнрәкләр анкетаны үзләре тутыра ала.

Прививка ясатыр алдыннан баланы педиатр караячак, ул температураны, кан басымын үлчәячәк һәм хәле турында сораулар бирәчәк.

Прививкага дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылырга мөмкин.

Прививкадан соң температура күтәрелү, буыннар авырту, туңу, хәл бетү, шулай ук ук укол урыны кычыту күзәтелергә мөмкин.

12 яшькә кадәрге балаларга, аллергия, вакцинаның нинди дә булса компонентына карата гиперсизгерлек булган кешегә прививка ясарга ярамый.
Әгәр бала авырса, прививканы дәваланып, 2-4 атнадан соң ясарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев