Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19 аркасында храмнарга баруга рәсми тыю кертелде

Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак.

Татарстанда дин тотучыларга храмнарга, Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, керү тыела. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

14 апрельдән алып, Татарстан территориясендә санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр «гражданнарның шундый биналар һәм корылмалар урнашкан җир участокларында, шулай ук күрсәтелгән объектларда һәм дини йолалар һәм тантаналар территорияләрендә узучы культ биналарында һәм корылмаларда» тыела.

Тыю руханиларга һәм гыйбадәт кылучы, гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк булган затларга гына кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев