Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда өч электричка расписаниесе үзгәрәчәк һәм бер поездның маршруты кыскартылачак

Татарстан буенча курс тотучы дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе августта үзгәрәчәк.

Моннан тыш, 12 августтан Свияжскидан Казанга йөрүче электричка расписаниедән алыначак. Казаннан Канашка 6351нче шәһәр яны поездының маршруты шулай ук 12 августтан кыскартылачак.

Аерым алганда, Свияжск - Канаш электричкасы эш расписаниесе буенча йөриячәк (4:57дән 6:43 сәгатькә кадәр), ә Казан - Свияжск участогында поезд гамәлдән чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә өч шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.

11 августтан Канаштан 6360 номерлы поезд Казанга 17:30да кузгалачак һәм 20:28 сәгатьтә киләчәк. 12 августтан 6366нчы Албаба электричкасы 17:00 сәгатьтә Казаннан китәчәк һәм 19:02дә киләчәк, ә Паратскидан Бирюлигә йөрүче 6480нче номерлы поезд 16:57дә кузгала һәм 18:47дә килә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X