Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк

Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан актив циклон йогынтысы астында калды. Ул Кара диңгездән Югары Иделгә таба күтәрелә. Республикада буран өч тәүлек дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә. 23 гыйнварда шулай ук аерым районнарда буран көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре хасил булачак.

23 гыйнварда температура тәүлек дәвамында -8..-13 градус тәшкил итәчәк. 24 һәм 25 гыйнварда температура -10..-16 градуска кадәр түбәнәя, 24 гыйнварда көндез -6..-11, 25 гыйнварда -9..-14 градус салкын.

Эш атнасы ахырында һәм ял көннәрендә республика Себер антициклоны йогынтысы астында калачак. Нәтиҗәдә, явым-төшемнәр туктый, һава температурасы -20 градуска кадәр түбәнәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: синоптики обещают метель прогноз погоды

2
X