Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда буран аркасында автобусларның трассалар буенча хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр

Автобусларның хәрәкәте һава шартларын яхшырту белән торгызылачак. Татарстанда буран аркасында автобусларның трассалар буенча хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Һава шартларының начарлануы аркасында бүген 10.00 сәгатьтән республиканың төп автомагистральләре буенча вакытлыча шәһәрара автобуслар хәрәкәте чикләнәчәк.

 

 

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ агентлыгына сөйләүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан - Оренбург - Казахстан белән чиктә Акбулак автобуслары йөрү өчен өлешчә ябылачак; М7 Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М7 һәм Казан - Буа - Ульяновск автоюллары өлешчә ябылачак.

 

 

Трассаларда тәүлек буе 150 юл техникасы эшли, авария бригадалары кизү тора.

 

 

Татарстан ЮХИДИы машина йөртүчеләрне бик кирәк булмаган очракта торак пункт чикләреннән чыкмаска, ә штаттан тыш хәлгә тарганда 8-843-533-38-88 номеры буенча шалтыратырга чакыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев