Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана

Төнлә һәм иртән аязган вакытта термометрның терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген, 17 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республикада төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 (аязган вакытта -19 градуска кадәр), көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Татарстанга салкын һава алып килгән антициклон төбәктәге һава торышын 22 декабрьгә кадәр билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода

2
X