Татарстанда бүген явым-төшем көтелми
Яшәеш

Татарстанда бүген явым-төшем көтелми

Һава температурасы 5 градуска кадәр җылына.

Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 22 ноябрьдә республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.

 

«Татар-информ»


погода

Нет комментариев