Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Безнең геройлар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән «Безнең геройлар» дип исемләнгән әдәби марафонга гаризалар кабул итә. Заявка кампаниясе 2021 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.

Марафонның максаты - Муса Җәлил һәм Җәлил иҗатының әдәби-шигъри мирасына җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә тарту. Марафон 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге иҗат эшләренә юнәлдерелгән.

«Безнең геройлар» марафоны ике юнәлеш буенча уза: индивидуаль иҗади башкару һәм 3 кешедән торган төркем белән башкару. Катнашу өчен, Муса Җәлил шигырен яки җәлиллеләр турында видео язарга, музыкаль ярдәм, актерлык уенын һәм башка иҗади алымнарны кулланып укырга, ә аннан соң видеога сылтама беркетергә кирәк. Җиңүчеләрне онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 16-23 август көннәрендә гугл-форма аша билгеләнәчәк. Алар төркем номинациясендә 50 мең сумга кадәр электроника кибетенә бүләк сертификатлары һәм үзе генә башкаруда 30 мең сум акча алачак.

Бүләкләү 2021 елның 25 августында шагыйрьне искә алу көнендә булачак. Җиңүчеләр 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында узачак тантаналы чарага чакырылачак.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев