Республика оперштабы хәбәр иткәнчә, ике очрак - читтән кергән, калганнары контактлы.
36 кеше хастаханәгә озатылган. Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге өч бала бар. Тагын 32 кеше - 60-70 яшьлекләр.
Казанда 60 кеше авырый. Яр Чаллыда - җиде, алтау - Түбән Кама районында. 1дән 4 очракка кадәр безнең Яшел Үзән, шулай ук Аксубай, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Норлат һәм Саба районнарында ачыкланды.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 14 092 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Бөтен чорда 10 903 кеше савыккан, шул исәптән 20 - узган тәүлектә.
Нет комментариев