Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның тагын 105 очрагы ачыкланган

Бер көн алда республикада лаборатор расланган рекордлы 106 очрак турында хәбәр ителгән иде.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның 105 очрагы ачыкланды, бу саннарны бүген төбәк оператив штабы бастырды.

Авыр хәлдә ковид-госпитальгә 22 кеше китерелгән, калган 83 кеше табиблар күзәтүендә кала һәм өй шартларында дәвалана. Барлык очраклар да контактлы булып тора. Авыручыларның күбесе – олы яшьтәгеләр.

Инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына күз салсак, тестларның расланган нәтиҗәләре белән пациентларның иң зур үсеше Казанда - 55 кеше ачыкланган. Тагын 13 кеше Чаллыда коронавирус йоктырган. Түбән Кама районында биш яңа пациент. Тукай районында дүрт яңа инфекция очрагы ачыкланган. Тестларның өчәр уңай нәтиҗәсе Әлмәт, Югары Ослан районнарында теркәлгән. Безнең Яшел Үзән районында - 1 яңа очрак.

28 декабрьгә Татарстанда барлыгы 12 995 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 10 658, шул исәптән 21 соңгы тәүлектә савыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев