Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 43 яңа очрагын ачыклаганнар

Бүген Яшел Үзән районында коронавирус йоктыруның яңа бер очрагы теркәлгән.

Гомумән алганда, Татарстан буенча бүген таҗлы инфекция йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланды. Аларның икесе читтән торып, калган 41е - авыру якыннары белән контакттан, битлек режимын һәм гигиена кагыйдәләрен үтәмәүдән. Авыручыларның берсе хастаханәгә озатыла, калганнары авыруларның җиңел агымы сәбәпле, өйдә дәваланачак.

Узган тәүлектә авырып китүчеләр арасында ике бала, дүрт өлкән яшьтәге һәм 37 хезмәткә сәләтле яшьтәге кеше. 29 кеше Казанда, 5 Югары Ослан районында, өчесе Әлмәт районында авырый. Яр Чаллыда, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Норлат районнарында берәр авыру.

Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстанда 7899 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6756 кеше савыккан, шул исәптән, 15е - соңгы тәүлек эчендә. Республикада 101 кеше вафат булды, өч яңа үлем очрагы кичә расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X